Мәскәүдә «Татар телендә сөйләшү клубы» эшли башлый
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). 14 мартта Мәскәүдә «Татар телендә сөйләшү клубы» эшли башлаячак. Бу хакта «Бердәмлек» яшьләр клубы хәбәр итә. Чарада катнашучыларны танышу, өстәл уеннары, чәй табыны көтә. Шулай ук кунаклар клуб турында күбрәк мәгълүмат белә алачак. «Татар телендә сөйләшү клубы»нда катнашу бушлай. Чара 14.00 сәгатьтә башлана. Урыны: «Дар» мәдәни үзәге (Автозаводская метро станциясе, Ленинская Слобода ур., 9нчы йорт), 2нче катта урнашкан конференц-зал.