Түбән Камада ачылачак сәнәгать паркында аренда түләве арзан булачак
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Гаилә» паркы үз мөмкинлекләрен киңәйтә. 1 майдан 2 сентябрьгә кадәр үзмәшгульләр өчен биредә бушлай палаткалар куелачак, алар шәһәр халкына үзләре җитештергән продукцияне сата алачак. Бу хакта инстаграмда үз битендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев хәбәр итте. «Сәүдә урыннары тәкъдим итү үзмәшгульләргә ярдәм чараларының берсе булачак», — дип яза Радмир Беляев. Бүгенге көндә Түбән Камада 6419 үзмәшгуль теркәлгән (2020 елның 1 гыйнварына 3828 үзмәшгуль теркәлгән булган). Узган ел белән чагыштырганда, күрсәткеч 67 процентка арткан. Үзмәшгульләрдән гаризалар түбәндәге телефоннар буенча кабул ителә: 35-05-55 (өст. 1004); 8 (987) 298-76-87; электрон почта: Biz.mfz@tatar.ru .