Якутияда Бөтендөнья татар яшьләренең укыту программасы тәкъдим ителде
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Якутияда Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары советының күчмә утырышы уза. Бүген А. Е. Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йортында яшьләр өчен Бөтендөнья татар яшьләре форумы катнашында белем бирү программасы узды. Программа кысаларында лекцияләр укылды, роликлар күрсәтелде, Татарстан һәм Якутия федераль университетлары вәкилләре белән сөйләштеләр, шулай ук документаль фильм күрсәтелде. Бу турыда Якутск-Саха мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Якутия халыклар дуслыгы йорты генераль директорының милләтара мөнәсәбәтләр буенча беренче урынбасары Иннокентий Васильев сөйләгәнчә, бу көннәрдә яшьләрдән башлап хөкүмәт чараларына кадәр төрле дәрәҗәдә татар делегациясе белән очрашулар уза. Чаралар халыклар арасында дустанә, партнерлык мөнәсәбәтләренә ирешү максатыннан оештырыла. Якутиядә яшьләр өчен белем бирү программасын Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова алып бара. «Без ел саен федераль округлар буенча татарлар күпләп яши торган төбәкләргә чыгып йөрибез. Быел Якутияне сайладык, чөнки монда да татарлар яши, алар бик актив. Делегация составында минем максатым — татар яшьләрен берләштерү. Миңа безне якут һәм татар телләрендә каршы алулары ошады. Каршы алучыларның барысын да кочаклыйсым һәм Казанга чакырасым килде, Татарстанның кунакчыллыгын күрсәтәсем килде. Монда бик ачык кешеләр яши», — диде Мөслимова.