Бөгелмәдә Әниләр көненә багышлап, медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
(Бөгелмә, 1 декабрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Бөгелмәнең шәһәр поликлиникасында Бөтенроссия бәйрәме — Әниләр көненә багышланган тантаналы чара узды, анда коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чорында бөгелмәлеләргә ярдәм күрсәтүче хатын-кыз-аналар бүләкләнде. Бу хакта район газетасы яза.
Чараны ачып, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады.
Район башлыгы үз чыгышында, нәкъ менә табиблар ярдәмгә аеруча мохтаҗ кешеләр белән янәшә тора диде.
«Мин сезнең авыр һәм фидакарь хезмәтегез, кайгыртучанлык һәм җылылык өләшүегез өчен барлык табибларга, шәфкать туташларына, санитарларга һәм медицина оешмаларының барлык персоналына рәхмәт белдерәм», — дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.