Әлки районының ветеран-пенсионерлар иҗтимагый оешмасы грант отты
(Әлки, 1 декабрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлкинең ветеран-пенсионерларының иҗтимагый оешмасы социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыручы оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинеты грантын отты. Грант 217 мең сумны тәшкил итә. Бу хакта район газетасы яза.
«Яхшылык юлы белән» социаль проекты район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә эшләнгән. Проект нигезендә, акчалар Югары Әлки авыл мәдәният йортының «Тургай» фольклор ансамбле иҗат коллективы өчен 12 хатын-кыз һәм 2 ир-ат милли костюмы сатып алуга тотылачак. Сметада шулай ук баян сатып алуга да акча салынган.
Районнарның иҗтимагый оешмаларыннан барлыгы 6 гариза җибәрелгән булган.