Казанда «Лада» автомобиле өлкән яшьтәге ир-атны бәрдергән
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Лада» автомобиле өлкән яшьтәге ир-атны бәрдергән, җәяүле шунда ук һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Авария кичә кич Салмачы бистәсенең Үзәк урамында булган. Башлангыч фаразлар буенча, «Лада» автомобиленең 34 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм юл аша чыгып баручы 62 яшьлек ир-атны таптаткан.
Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.