Аксубайда яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ярышлар узды
(Аксубай, 1 декабрь, «Татар-информ», «Аксубай» ). Аксубайның «Юность» спорт залында баскетбол буенча финал уеннары узды. 18 яшькә кадәрле кызлар арасында ТР Беренчелеге ярышларына республикадан Питрәч, Яңа Чишмә, Буа, Ютазы, Алексеевск, Аксубай районнарыннан, Яр Чаллы, Кама Аланы шәһәрләре командалары җыелды. Бу хакта район газетасы яза. Яр Чаллы командасы беренче урынны алды. Алексеевск кызлары икенче урында. Буа районы командасы өченче урынны яулады. Семен Яругин тәрбияләнүчеләре, күп күнекмәләр булуга карамастан, финалга үтә алмадылар. Алар алтынчы урында, диелә хәбәрдә.