Баулы районында шәхси йортта ир белән хатын ис газы белән агуланып үлгән
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Баулы районында мичкә артык ягу сәбәпле, ир-ат белән хатын-кызга ис тигән. Өйдә аларның мәетләре табылган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ис газы белән агулану турында ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына 16.30 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Бу хәл Баулы районының Шәмәй авылында булган.
Нәриманов урамындагы шәхси агач йортта 58 яшьлек йорт хуҗасының һәм аның белән бергә яши торган хатынның мәетләре табылган. Газ хезмәте белгечләре сүзләренчә, көнкүреш газы исе чыкмаган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, алар мичкә күп итеп итеп яккан, мичнең калагы да ябык булган. Шул сәбәпле, ир-ат белән хатын-кыз ис тиеп үлгән. Шулай ук алкоголь белән агулану да үлем сәбәбе булырга мөмкин.
Урында Баулы районы полиция хезмәткәрләре эшли.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе ис газы белән агулануның иң таралган чыганаклары турында искәртте. Алар — көнкүреш газы белән эшли торган ватык мич, ягулык белән җылыта һәм утын яга торган мичләр, бассейннарда су җылыткычлар һәм автомобиль двигательләре. Вентиляция дөрес эшләмәү, мичтәге ярыклар, төтен чыга торган торба тыгылу торак бинага исле газ чыгуга сәбәп булырга мөмкин.