Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләренең аудио язмасын «Азан» радиосыннан түләүсез алып була
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Азан» радиосы сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне — Мәүлид уңаеннан тыңлаучыларына бүләк әзерләде. Татар һәм рус телләрендәге «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» һәм «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмаларының аудиоверсияләрен теләгән һәркем бушлай күчереп алырга мөмкин. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.
Аудиоязмалар azan.fm радиостанциясе сайтында урнаштырылган.
Фундаменталь хезмәтләрнең аудиоязмалары «Азан» радиосы редакциясе тарафыннан әзерләнгән. Рус телендәге тәрҗемәләрне 40 сәгать дәвамында Биектау районының Калинин бистәсендәге «Карадениз» мәчете имам-хатыйбы Айбек Токтосопиев укыды, ә татар телендәгесен 35 сәгать дәвамында журналист һәм телетапшырулар алып баручы Илдар Кыямов яздырды.