Татарстанда коронавирустан 110нчы үлем очрагы расланган
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирустан 110нчы үлем очрагы расланган», диелә хәбәрдә. 1950 елда туган ир-атны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Пациентның хроник авырулары булган. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертизадан соң ачыкланган.