Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлады
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә мөселманнарны Мәүлид ән-Нәби бәйрәме – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көне белән котлады. Республика җитәкчесе видеоролик бастырып чыгарды. «Бу көнне безнең йөрәкләребез иман, җылылык, изгелек белән тулы», - дип билгеләп үтте ул һәм мөселманнарга «сәламәтлек, иминлек һәм күңел тынычлыгы» теләде.