Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 1936 елгы хатын-кызны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Бу хатынның йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары да булган. 1941 елда туган хатын-кызны коронавирус белән хастаханәгә салганнар. Дәвалау йөрәк эшчәнлеге җитешсезлегенең кискенләшүенә бәйле рәвештә катлауланган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентифицияләнгән», диелгән хәбәрдә. Бүгенге көндә республикада Сovid-19 инфекциясеннән 109 үлем очрагы теркәлгән.