Синоптиклар Татарстанда көчле җил исәчәге хакында кисәтте
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). 26 октябрьдә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Казанда җилнең секундына 15 метрга кадәр көчәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук көн болытлы булачак, көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар һәм яңгыр (көндез – урыны белән) яварга мөмкин.
Төнлә һаваның минималь температурасы +2..-3, көндез исә максималь температура 0..+5 градус тәшкил итәчәк.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев Татарстанда алдагы кышның нинди булачагы хакында хәбәр иткән иде инде.