Авыл хуҗалыгы турында «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры» китабын интернеттан укып була
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгы уңаеннан республиканың авыл хуҗалыгы тарихы турындагы «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихлары» дигән китапны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында укырга мөмкин. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге басманы Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка да бүләк иттеләр. Китапка сылтама министрлык сайтында урнаштырылган. «Бу китап — Татарстан авыл хуҗалыгының гасырлык тарихын гомумиләштерүгә беренче омтылыш, авыл хуҗалыгы тарихы да быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтә торган Татарстан тарихы белән бергә үрелеп бара. Китап гаять зур кыенлыклар белән мөһим һәм җаваплы миссияне — республика халкының азык-төлек иминлеген тәэмин итүне башкарган һәм башкара торган кешеләргә багышлана», диелә хәбәрдә. Китап укучыны Татарстан аграр секторының бүгенгесен һәм киләчәген аңлау өчен аның үткәнен белүнең мөһим булуы турында уйланырга этәрү максатында чыгарылган. Бу басмада милли намусыбызның һәм горурлыгыбызның документаль дәлиле буларак буыннан-буынга тапшырылырга һәм сакланырга тиешле бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат табарга мөмкин, диелә хәбәрдә.
Экология в России и мире
Путин в России и мире
Лукашенко в Беларуси и мире
123ru.net —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Здоровье в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России
Друзья 123ru.net
Информационные партнёры 123ru.net
Спонсоры 123ru.net