Энгельс шәһәрендә «Әбу Хәнифә» мәчетендә өмә узды
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Энгельс шәһәрендә «Әбу Хәнифә» мәчетендә өмә узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Әбү Хәнифә» мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкаручы Фәнил хәзрәт Бибарсов хәбәр иткәнчә, өмә барышында мәчет ишегалдын төзелеш чүп-чарыннан арындырганнар һәм территорияне чистартканнар. Җыештыру бина эчендә дә, мәчет ишегалдында да барды. Кечкенә генә өмә кешеләрнең күбесенә күмәк җомга намазын бергә укырга мөмкинлек бирәчәк, диелгән хәбәрдә.