Татарстанда санкцияләнмәгән чүплек урыннарын атадылар
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда табигатьне саклау законын бозып, санкцияләнмәгән чүплек урыннары билгеле. Аларны ТР Министрлар Кабинетында брифингта сөйләделәр. Быел 1287 чүплек табылган. Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан Казан шәһәрендә Һади Такташ, Чехов, Достоевский урамнары буенча чүп өемнәре табылган. Төзелеш, ремонт эшләреннән калдыклар гаражларны җимерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Санкцияләнмәгән чүплек мәйданы 514 квадрат метр. Бу җирләр муниципаль милектә. Бу районнарда бүген «Халык контроле» системасында теркәлгән 17 чүплек исәпләнә. Соңгы биш елда Теләченең «Мишә» ҖЧҖ ике тапкыр гаепле дип табылган. 2 июньдә Төньяк территориаль идарә инспекторлары чистартылмаган юынтык сулар ташлануын теркәгән. Оешмага карата административ чаралар күрелгән. Аксубай районы Кече Сөлчә авылында сөтчелек предприятиесеннән агызылган сулар ачыкланган. «Вамин-Татарстан» ҖЧҖ май заводына карата административ беркетмә төзелгән. Экологлар күрсәтмәсе буенча предприятие 16 млн сумга чистарту җайланмалары төзегән. Әлмәт районы Сосновка авылында Лесной елгасы янына ирекле төшү чикләнгән. Хокук бозучыга административ беркетмә төзелгән, койманы алып ату турында күрсәтмә вакытында үтәлгән. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров Нурлатта 1208 кв метр мәйданда туфракны нефть продуктлары калдыклары белән пычратучылар турында сөйләде. Зарарлы матдәләрнең куркынычлыгын бәяләү буенча туфрак үрнәкләре алынган. Материаллар Нурлат шәһәре прокуратурасына тапшырылган. Нефть продуктлары буенча тиешле күрсәткеч 4,6 дан 9,2 тапкырга арткан. Җинаять эше кузгатылган. Алтан бистәсендә бер ерымга төзелеш калдыклары китереп атканнар. Исәпләүләр буенча зыян күләме 468 мең сум тәшкил иткән. Шул ук бистәдә Сабит урамы буенча чокырга 1263 квадрат метр мәйданда төзелеш калдыклары китереп бушатканнар. Зыян 1,2 млн сум. Әлмәттә Урсала микрорайонында 2 мең квадрат метр мәйданда санкцияләнмәгән төзелеш калдыклары чүплеге табылган.
Экология в России и мире
Путин в России и мире
Лукашенко в Беларуси и мире
123ru.net —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Здоровье в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России
Друзья 123ru.net
Информационные партнёры 123ru.net
Спонсоры 123ru.net