Файдалы казылмаларны законны бозып чыгарган оешмалар штрафка тартылган
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда файдалы казылмаларны законны бозып чыгарган оешмалар штрафка тартылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте. «Озон» җаваплылыгы чикләнгән оешмасы җир асты байлыкларын лицензия шартларын бозу юлы белән чыгарган. Аның сүзләренчә, тикшерү барышында бу оешманың файдалы казылмалар чыгару өчен 2019 елга тау эшләре буенча планы булмаганы ачыкланган. Җир асты байлыклары запаслары буенча төгәл мәгълүматлары да булмаган. Оешма 451 мең сумлык штрафка тартылган. «Ак Таш Юл» оешмасы лицензияле участогы тикшерелгән. Анда авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләрдә эшчәнлекне 2020 елга тау эшләре үсеше планыннан башка алып барганнар. Ике беркетмә төзелгән. Файдалы казылмаларны чыгаруга салым вакытында түләнмәгән өчен вазифаи һәм юридик затка 320 мең сум күләмендә штраф сугылган. Әлмәт районында «Шарлама» җир асты байлыклары участогы тикшерелгән. Эшләр тау эшләре үсеш планыннан тыш башкарылган. Рөхсәт документациясе дә булмаган. «Стройруд» ҖЧҖ 300 мең сум күләмендә штрафка тартылган. Түбән Камада «Трансмехстрой» ҖЧҖ уңдырышлы туфрак катламын салдырып, лицензиясез генә ком чыгарган. Нәтиҗәдә, 830 мең сум штраф бирелгән.
Экология в России и мире
Путин в России и мире
Лукашенко в Беларуси и мире
123ru.net —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Здоровье в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России
Друзья 123ru.net
Информационные партнёры 123ru.net
Спонсоры 123ru.net