Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Арча педагогия көллиятендә Ворлдскиллс стандартларына туры килгән остаханәләр ачылды

0

(Арча, 22 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Арча педагогия көллиятендә булачак укытучыларны әзерләү өчен Ворлдскиллс стандартларына туры килгән остаханәләр ачылды. Алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган классларда укучылар «Башлангыч сыйныфларда белем бирү», «Мәктәпкәчә тәрбия», «Мәктәптә музыка укыту», «Физик культура, спорт һәм фитнес» компетенцияләре буенча белем һәм SkillsPassport дип аталган документ алачак. Яңа остаханәләр ярдәмендә укытучылар һәм тәрбиячеләр заманча компьютер технологияләрен һәм программаларын кулланып эшләргә өйрәнәчәк. Мәсьәлән, физкультура укытучысы фитнес-тренер компетенциясе алачак. Ул махсус җиһазлар ярдәмендә кешенең мускуллар төзелешен бәяләргә, күнегүләрне көйләргә өйрәнәчәк. Массакүләм спорт чаралары уздыру, дистанцион укыту өчен заманча аудио-, видеороликлар ясауны да үзләштерәчәк.

«Бүген Татарстанда беренче мәртәбә педагогик һөнәри белем бирү оешмалары арасында „Социаль өлкә“ профиле буенча остаханәләр ачылды. Без 15 млн сумлык федераль грант ярдәмендә дүрт остаханә ачып, көллиятнең материаль-техник базасын яхшырттык», — диде Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова.

Яңа җиһазлар ярдәмендә укыту урта һөнәри белем бирү оешмалары турындагы элеккеге стереотипларны вата. Бу остаханәләр дөнья стандартларына туры китереп эшләнгән. «Остаханәләрдә көллият студентларыннан тыш, квалификацияне күтәрү курсларын үтүче башка педагоглар һәм тәрбиячеләр дә, һөнәри ориентация буенча белем тупларга теләгән мәктәп укучылары да шөгыльләнә алачак», — диде Гөлнара Гарипова.

Федераль грант алу белән көллияткә максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча яңа җаваплылык та йөкләнгән. Мәсәлән, ел азагына кадәр 400 кеше яңа остаханәләр ярдәмендә профессиональ белемен арттырырга тиеш. Шулар арасында укытучылар, тәрбиячеләр өстәмә белем бирүче педагоглар булыр дип көтелә. Бүгенгесе көндә көллият тарафыннан яңа остаханәләрне кулланып укыту буенча утыздан артык программа төзелгән.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net