Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Дәүләт Советы Миңнеханов юлламасы тезисларын гамәлгә ашыру буенча 40 чара уздырачак

0

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика Президенты Рөстәм Миңнехановның парламентка юлламасындагы тәкъдимнәрен тормышка ашыру буенча чаралар планын әзерләде. Киләсе елга юлламаның 31 тезисы буенча барлыгы 40 төп чара каралган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республика парламенты президиумы утырышында хәбәр итте.

Депутат ел саен Дәүләт Советының юлламада бәян ителгән республика Президенты тәкъдимнәрен тормышка ашыру өчен чаралар планын кабул итүен искәртте. «Парламент комитетларының киңәйтелгән утырышларын, шул исәптән күчмә, шулай ук түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырылган, аларда законнар белән тәэмин итү һәм куелган бурычларны хәл итү буенча тәкъдимнәр эшләнәчәк», – дип сөйләде Әхмәтов.

Парламентарий Татарстанда 2021нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәнлеген искәртте. Шуңа күрә «утырышларның төп темалары, шул исәптән ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең дә» планда исәпкә алынган. «Планның аерым пункты Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча федераль законнарны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән республика законнары проектларын эшләүне һәм карауны күздә тота», - дип искәртте ул.

Алдагы еллардагы кебек үк, Дәүләт Советы депутатларының барлык мөһим республика чараларында катнашуы планлаштырылган, дип өстәде депутат. Ул планда республика Президентының киләсе елда гамәлгә ашырылырга тиешле Дәүләт Советына тәкъдимнәре максималь колачланган булуын әйтте.

«Узган ел кабул ителгән план нигездә үтәлгән. Әлбәттә, яңа коронавирус инфекциясе таралу һәм санитар-эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле, планның кайбер чараларын, бигрәк тә күчмә чараларны үтәүне кичектерергә туры килде. Планда калган быелгы берничә чара 2020 елның дүртенче кварталында башкарылачак. Әмма аларның 2021 елга күчерелүе дә мөмкин», - диде Әхмәтов.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Хөкүмәте тарафыннан шундый ук план әзерләнәчәк, диде. «Без, Президент юлламасында яңгыраган бурычлар тулысынча гамәлгә ашсын өчен, һичшиксез, бөтен көчебезне куярга тиеш», – дип белдерде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә  Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән чыгыш ясады. 






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net