Казан шәһәр филармониясе кастингка килгән кырык баланың унысын сайлап алган
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе балалар арасында кастинг уздырган. Жюри әгъзалары кырыкка якын катнашучының унысын сайлап алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат очрашуында Казан шәһәр филармониясе солисткасы Гөлназ Гафурова сөйләде.
«Бүгенге көндә 10 бала җыйдык һәм алар белән шөгыльләнә башладык. Казан филармониясе сайтына барлыгы кырыкка якын гариза килгән иде. Татар халык иҗатына гашыйк булган балаларны тупладык. Алар, әлбәттә, татар телен белергә тиеш. Татар теленнән тыш, чит телләрдә дә җырлаячакбыз. 6-12 яшьлек балаларны кабул итүне әле дәвам итәбез. Киләчәктә төрле проектлар һәм идеяләр бар», — диде Гафурова.
Татарстанның атказанган артисты Наил Сәгъдиев сүзләренчә, кастингка музыка уен коралларында уйный белгән балалар килә. «Бөтенләй уйный белмәүчеләрне кабул итмибез. Төп критерий — сәләтле балаларны җыю. Ноталарны белү, музыка мәктәбен тәмамлау мөһим түгел, иң мөһиме — күпме дә булса тәҗрибә булу. Без ярым профессиональ ансамбль оештырырга җыенабыз. Табигатьтән сәләте булган балалар да җыела ала», — ди ул.
«Сәнгатебезне киләчәк буынга тапшырырга, җәмгыятьне үзебез тәрбияләргә тиеш. Милли сәнгатебезне җиткерү, татар телен саклау өчен балаларны үзебез тәрбияләргә тиеш. 10 бала сайлап алырбыз өметләнмәгән дә идек», — диде Татарстанның халык артисты, «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова.
Җырлау һәм музыка уен коралларында уйнау төркемнәрендә (баян, гармун, тальян, курай, думбра, бәрмә уен кораллары, бас-гитара, флейта) шөгыльләнү өчен балалар сайлап алынган. Әлеге иҗади коллективларга 6 яшьтән 12 яшькәчә (вокал) һәм 6 яшьтән 14 яшькәчә (музыка уен кораллары) сәләтле малайлар һәм кызлар чакырылган.