Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Питрәч районы авылларында парклар төзү өчен 32 миллион сум тотылган

0
(Питрәч, 22 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» , София Егорычева). Питрәч районының Шәле һәм Богородск авылларында «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында парклар төзү төгәлләнеп килә. Авыл халкының фикерләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнгән проектларны гамәлгә ашыру өчен 32 миллион сумга якын акча тотылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Питрәчтә мәдәният һәм ял паркларына барып, вакытны күңелле үткәрергә мөмкин. Алар балалар, яшьләр һәм өлкән буынны җәлеп итү үзәгенә әверелде. Әкренләп авылларда да ял итү өчен матур һәм уңайлы урыннар төзи башладылар. Аларга төрле яшьтәге һәм кызыксынулары төрле булган кешеләр бик теләп йөри ала. Шәле һәм Богородск авылларында балалы гаиләләр, шулай ук пенсионерлар күп яши. Аларга проблемалардан арынып, ял итә ала торган урын булу кирәк. Шуңа күрә быел җирле халык дәүләт хезмәтләре порталында территорияне төзекләндерү буенча тавыш бирүдә катнашты. «Шәле һәм Богородск авылларында яшәүчеләр ял итү, балалар белән күңел ачу өчен уңайлы җәмәгать киңлеге булдыру инициативасы белән чыкты. Алар тавыш бирү юлы белән төзекләндерү өчен урын сайладылар, шулай ук булачак паркларның дизайн-проектларын сайлауда катнаштылар», — диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Байгильдин. Заманча паркларның идеяләрен «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында гамәлгә ашырып булды. Богородсктагы паркның мәйданы — 17,5 сутый, Шәледә — 62 сутый. Паркларны төзү һәм төзекләндерү эшләре соңгы фазага күчте. Анда җәяүлеләр юллары төзекләндерелде, участокларны яшелләндерү эшләре башкарылды, балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт тренажерлары, урналар һәм эскәмияләр урнаштырылды, ял итү урыннары оештырылды. Соңгы биш елда районда 6 парк һәм сквер төзекләндерелде һәм ачылды. Киләсе елда Питрәчтә балалар шәһәрчеген реконструкцияләү планлаштырыла.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net