Татарстанда өлешле төзелештә эскроу-счет кулланып катнашу турындагы килешүләр арткан
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Быел Татарстанда өлешле төзелештә эскроу-счетлар кулланып катнашу турындагы килешүләр саны ун тапкыр арткан. Росреестрның ТР буенча идарәсе эксперты Альбина Мәгъсүмова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. «Сентябрь аенда өлешле төзелештә катнашу турында 1176 килешү төзелгән, алар буенча өлешле төзелештә катнашучы кеше акчаны эскроу-счетка күчерергә тиеш. 2020 елның тугыз аенда барлыгы 6 мең 92 килешү рәсмиләштерелгән», - дип искәртте Мәгъсүмова. Аның сүзләренчә, узган елның шул чорында республикада барлыгы – 637, ә 2019 ел дәвамында 1975 шундый килешү төзелгән, дип өстәде ул. «Узган ел белән чагыштырганда, бу ун тапкырга диярлек артык! Бу 2019 елның 1 июленнән төзелеш компанияләренең килешүләрне эскроу-счетлар кулланып кына төзергә тиешлеге белән бәйле», - дип аңлатты эксперт. 2020 елда, эскроу-счетлар буенча төзелгән килешүләрне дә кертеп, өлешле төзелештә катнашу турында 14 мең 22 килешү теркәлгән. Бу былтыргы күрсәткечкә якын диярлек һәм ул коронавирус пандемиясенең өлешле төзелештә катнашу турындагы килешүләргә йогынты ясамавы хакында сөйли. Аларны электрон имза кулланып онлайн рәвештә төзергә мөмкин, дип искәртте Мәгъсүмова.