Санитария кагыйдәләрен үтәмәсәләр, кафеларның эш вакытын кыскартулары ихтимал
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Covid-19 сәбәпле, санитар-эпидемиологик чараларны үтәмәгән очракта, Татарстанда җәмәгать туклануы объектларының эш вакытын чикләргә мөмкиннәр. Бу турыда «Татар-информ» да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Кайбер төбәкләрдә җәмәгать туклануы объектларында эш вакыты 23.00 сәгатькә кадәр кыскартыла. Әгәр саклану чаралары үтәлмәсә һәм бүген без эшмәкәрләрдән, юридик затлардан көткән җаваплылык булмаганын күрсәк, бу мәсьәлә буенча фикер алышу булырга мөмкин», — диде ведомство җитәкчесе урынбасары. Любовь Авдонина сүзләренчә, рестораторлар залны 70 процентка гына тутыру, бию зонасын ябу таләпләрен һәм яңа коронавирус инфекциясенә каршы кисәтү чараларын үтәргә тиеш. Әгәр барлык чаралар үтәлсә, кафе һәм рестораннар гадәти режимда эшләячәк. «Без рестораннарның кисәтү чараларын үтәвен күрәбез, шуңа күрә алга таба да контроль дәвам итәчәк», — диде Любовь Авдонина.