Казанда татарларның алтын хәзинәсенә багышланган күргәзмә ачылды
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Милли музеенда татар хәзинәсе белән танышып булачак. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар алтын хәзинәсе» һәм «Урта гасырларда акча әйләнеше, сәүдә һәм сәүдә юллары» экспозицияләре ачыла, диелә бу хәбәрдә.