Уфада яңа «Әр-Рәхим» мәчете мәрмәр белән бизәләчәк
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда Әр-Рәхим Җәмигъ мәчетенең алгы ягы мәрмәр белән бизәләчәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Фасад Тасосның ак грек мәрмәре булачак һәм милли бизәкләр төшереләчәк. Манаралар шулай итеп бизәлгән инде. Төзелеш эшләре бара, бинаның түбәсен ябуны төгәлләп киләләр. Мәчет төзелешен тәмамлау 2024 елга планлаштырылган.