Татарстан Төзелеш министрлыгының матбугат секретаре үз вазифасыннан китте
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат секретаре Гөлназ Миңнеханова үз вазифасыннан китте. «Миңа сентябрь башында икенче эш урыны тәкъдим иттеләр, карарны озак кабул иттем», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Гөлназ Миңнеханова китүе турында Instagram социаль челтәрендә: «Төзелеш, архитектура һәм проектлаштыру, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан җиңеллек һәм әлеге өлкә кешеләренә зур ихтирам белән китәм», дип язган. Ведомствоның яңа матбугат секретаре итеп моңарчы Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә шундый ук вазифаны биләгән Розалия Зәйнуллина билгеләнде.