Илнур Әхмәтовка иреген чикләү чарасы карала
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы суды ТР Мөслим районы башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы Илнур Әхмәтовка иреген чикләү чарасын сайлый. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Суд тикшерү үтенечен караячак. Карауда шулай ук Чаллы прокуроры ярдәмчесе Гөлдәрия Сәхауова да катнаша.
Элегрәк «Татар-информ» гыйнвар аенда Әхмәтовны вәкаләтләрне арттыру турындагы эш буенча кулга алуларын хәбәр иткән иде. Ул эшмәкәргә кирәкле экспертизалар үткәрмичә генә сәүдә үзәге бинасын төзү һәм файдалануга тапшыру өчен законсыз рәвештә рөхсәт язган.
Октябрь башында ТР Премьер-министры урынбасары, Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров Әхмәтовны автомобиль тәрәзәләрен тонировкалаган өчен шелтәләде. Тегесе район башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы больничныйда булганда бу эшне автомобиль йөртүче башкарган, дип акланды.
Кичә Әхмәтовны 88 миллион сумга мошенниклыкта шикләнелеп тоткарлаганнар. Узган елның җәендә Мөслим районы башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы милекне район балансыннан төшереп калдырган. Тик тикшерү раслаганча, район җитәкчелегенә якын кешеләр әлеге милек исемлегендә булган техника һәм биналарның бер өлешен куллануны дәвам итә.