Камал театры һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы сентябрьдә игълан иткән акцияне озайта
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдә Г.Камал театры һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы билетларга 50% ташлама ясау акциясе игълан иткән иде. 3 атна эчендә акциядә 200дән артык кеше катнашты. Акция популярлашу сәбәпле, ул 15 ноябрьгә кадәр озынайтыла. Бу хакта Камал театры матбугат хезмәтенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Акциянең шартлары:
Музей кассасында Камал театрына билетны күрсәтеп, күргәзмәгә билетны 50% ташлама белән алырга мөмкин;
Театр кассасында Ислам мәдәнияте музеена билетны күрсәтеп, Камал театры спектакленә билетны 50% ташлама белән алу мөмкинлеге бирелә.
Акция Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музееның «Коръән тәрҗемәләре» күргәзмәсе кысаларында уздырыла. Күргәзмә Камал театрының элекке директоры Шамил Закиров истәлегенә багышлана.