Бөгелмәдә ике оешма хезмәт хакы буенча миллион сумнан артык бурычын түләгән
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәдә ике оешма хезмәт хакы буенча 1 миллион сумнан артык бурычын түләгән. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Аерым алганда, «Мелиорация» ААҖ 39 хезмәткәренә 292 мең сум акча күчергән. «Промстрой» ҖЧҖ 33 хезмәткәргә 764,7 сум бурычын түләгән. «Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән бергә хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары үтәлүне тәэмин итү буенча эш дәвам итә.