Бөгелмә сөт комбинаты ярминкәдә өч тоннадан артык сөт продукциясе саткан
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бөгелмә сөт комбинаты Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнаша. Казанның Ямашев, Дәрвишләр, Чаллы, Бөгелмә һәм Әлмәт ярминкәләрендә атна саен 3 тоннадан артык сөт продукциясе сатыла. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ярминкәләрдә безнең продукцияне беләләр һәм яраталар, без традицияләрне саклап калуны һәм балачак тәмен хәтерләтүче сөт продукциясен эшләүне дәвам итәбез. Натураль продукциянең бер кимчелеге бар — аның яраклылык срогы бик кыска. Нәкъ менә авыл хуҗалыгы ярминкәләре безнең гражданнарга җитештерүче бәяләреннән сыйфатлы һәм натураль продукция сатып алырга мөмкинлек бирә», — диде «Бөгелмә сөт комбинаты» ҖЧҖ директоры урынбасары Михаил Мосунов. Бөгелмә сөт комбинаты продукция ассортиментында кырыктан артык сөт, әчетелгән сөт продукциясе, май һәм сырлар бар, сыйфаты, натуральлеге һәм арзанрак бәяләрдән булуы аркасында шәһәр халкының, бигрәк тә өлкән буын кешеләренең аларга ихтыяҗы зур. Казанның Ямашев, Дәрвишләр, Чаллы, Бөгелмә һәм Әлмәт ярминкәләрендә атна саен 3 тоннадан артык сөт продукциясе сатыла. Иң күп сатып алына торган продукция — ул май, берьюлы берничә кисәк сатып алалар.