Татарстанда үзмәшгульләр саны 83 меңгә кадәр арткан
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда үзмәшгуль гражданнарның саны 83 меңгә җиткән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. «2020 ел башына республикада 57,6 меңгә якын үзмәшгуль кеше исәпләнде. Бүгенге көндә бу сан үзгәрде, 83 меңнән артык кеше булды. Без билгеле бер үсеш күрәбез. Моннан тыш, үзмәшгульләр кече һәм урта бизнеска бирелә торган ярдәм чараларын алачак дигән карар кабул ителде», — дип әйтте ул.