Татарстанда милек өчен җыелган салым 8 млрд сумга якын булыр дип фаразлыйлар
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Салым хезмәткәрләре татарстанлылардан 8 миллиард сумга якын милек салымы җыярга ниятли. Россия Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2нче камераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Елена Корчагина «Татар-информ» агентлыгына интервьюда шул хакта әйтте. «Быелның ахырына кадәр без республиканың консолидацияләнгән бюджетына физик затлардан 8 миллиард сумга якын милек салымы җыярга ниятлибез. Статистика күрсәткәнчә, бүгенге көндә республикада яшәүчеләр үз йөкләмәләрен үтәргә керешкән инде», - дип хәбәр итте Корчагина. Аның сүзләренчә, яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасындагы катлаулы эпидемиологик вазгыятькә дә карамастан, салым хезмәткәрләре милек салымын үз вакытында һәм тулы күләмдә җыярга ниятли. «Татарстан гражданнары салымны үз вакытында түли. Бу җәһәттән республика Россиянең башка төбәкләре арасында әйдәп баручы позицияне били», - дип сүзен йомгаклады Корчагина.