Татарстанда койка фондының чиреген вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләре били
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда дәүләт медицина оешмалары койка фондының чиреген вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләре били. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында республиканың сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте. Докладчы сүзләренә караганда, Татарстанның дәүләт сәламәтлек саклау челтәрендә 22 мең 647 койка бар. 2020 ел башыннан бирле 763 мең 685 кеше стационарда дәваланган. «Бүгенге көндә 42 медицина оешмасында 4 мең 687 койканы вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләре били», – диде ул. Абашев стационар дәвалауны таләп итә торган кискен респиратор вирус инфекцияләре булган пациентлар өчен «пациентта коронавирус инфекциясе барлыгы яки аны йөртүче булуы буенча статусы билгеләнә торган провизор госпитальләре системасы оештырылды», дип искәртте. «Аннан соң стационар шартларда табиб ярдәменә мохтаҗ булган кешеләр махсуслаштырылган дәвалана торган вакытлыча йогышлы госпитальләргә озатыла. Бу система үзен яз һәм җәй айларында аклады. Хәзер без стационар шартларда медицина ярдәмен ничек итеп күрсәтү турында тәҗрибә туплыйбыз», - диде сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары.