Алабугада киләсе кышка 400 тоннадан артык ком-тоз катнашмасы әзерләгәннәр
(Алабуга, 19 октябрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабугада киләсе кышка 400 тоннадан артык ком-тоз катнашмасы әзерләнгән. Ихтыяҗ булганда, бозлавыкка каршы реагентлар запасы тулыландырылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Кышкы чор башына кар өю өчен урыннар әзерләнгән. Торак-коммуналь хезмәт өлкәсендә хезмәт күрсәтүче оешмалар да кирәкле инвентарь һәм махсус техника белән тәэмин ителгән.
«Татарстанның Алабуга муниципаль районы төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә бүгенге көндә 19 берәмлек махсуслаштырылган кар чистарту һәм ярдәмче техника бар.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр юлларына хезмәт күрсәтүне Төзекләндерү идарәсе һәм килешү кысаларында «Спецстройсервис» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Торак-коммуналь хуҗалык идарәче компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәтләре беркетелгән йорт яны территорияләре өчен җавап бирә.