Кукмара аша уза торган тимер юл астындагы күперләрне ныгыталар
(Кукмара, 19 октябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Алсу Саләхетдинова) . Кукмара аша уза торган тимер юл линиясе астындагы күперләрне ныгыту эшләре алып барыла. Бу хакта Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин хәбәр итте.
«Кукмара аша узучы тимер юл линиясе астындагы күперләрне ныгыту эшләре бара. Төзүчеләр, авыр транспорт чаралары белән Кукмара аша әйләнеп йөрмәс һәм махсус техникага күпер янында эшләргә уңайлы булсын өчен, елга өстеннән вакытлыча күпер салдылар», — дип билгеләп үтте Азат Гарифуллин.
Төзүчеләр, авыр транспорт чаралары белән Кукмара аша әйләнеп йөрмәс һәм махсус техникага күпер янында эшләргә уңайлы булсын өчен, елга өстеннән вакытлыча күпер салдылар.