Казанда төнлә коляскада хәрәкәт итүче инвалидны бәрдергәннәр
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Казанда төнлә коляскада хәрәкәт итүче инвалидны бәрдергәннәр. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.
Авария Ломжа һәм Фучик урамнары чатында килеп чыккан. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар әйтүенчә, ир-ат тиешсез урында юл аркылы чыкмакчы булган.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә агентлыкка әлеге мәгълүматны расладылар. Юл һәлакәте кичә төнлә булган. «Дэу Джентра» автомобиленең 53 яшьлек йөртүчесе Фучик урамы буйлап Ломжа урамына таба хәрәкәт иткән.
41 яшьлек инвалид тиешсез урында юл аша чыккан вакытта машина астына килеп кергән. Төрле тән җәрәхәтләре алган инвалидны ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып киткән.
«Республика клиник хастаханәсендә тиешле ярдәм күрсәткәннән соң ир-атны өенә кайтарып җибәргәннәр», - дип искәрттеләр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.