Viber мессенджерында Татарстанда коронавирус турында хәбәрләр каналы барлыкка килде
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Viber мессенджерында «COVID-19 Татарстан» яңа каналы барлыкка килде. Анда республикада коронавирус вазгыяте үсеше турында хәбәрләр чыгачак. Төбәктә Viber кулланучылар мессенджерда Covid-19 турында актуаль һәм дөрес мәгълүмат алачак. «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлүе турында хәбәр иткән иде.