Песошин Татарстан Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышын үткәрде
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасының Күзәтчелек советы утырышын уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. "Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларны финанслау мәсьәләләре турында фикер алышынды», — диелә хәбәрдә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы әгъзалары «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» республика конкурсы турындагы нигезләмәләрне яңа редакциядә карадылар.