Киләсе елда мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармаклары өчен чыгымнар артачак
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда республикада мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармакларында чыгымнар артачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында алдагы өч елга бюджет параметрларын билгеләү буенча парламент тыңлауларында финанс министры Радик Гайзатуллин әйтте. Ул 2021 ел бюджетында акчаның саллы өлеше социаль юнәлешләргә сарыф ителәчәген белдерде. Мәгарифкә чыгымнар 23,8 проценттан 25 процентка, сәламәтлек саклау тармагына 9 проценттан 9,5 процентка кадәр артыр дип көтелә. «2021 елда 31 дәүләт программасын гамәлгә ашыру күздә тотыла. Моның өчен 251,2 млрд сум акча планлаштырылган», — диде Радик Гайзатуллин. Аерым керем чыганаклары буенча бюджет параметрлары хуҗалык субъектлары һәм район-шәһәрләр белән эшләү барышында тәгаенләштерелгән. Финанс министры 2021 елга керем структурасында төр өлешне табышка салым тәшкил иткәнен әйтте. Киләсе елда керемгә салым 77 млрд сум булыр дип фаразлана.