17 ноябрьдән «Бигеш» аэропортыннан Сочига рейслар ел әйләнәсе булачак
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). 17 ноябрьдән башлап «Бигеш» аэропортыннан Сочига рейслар ел әйләнәсе булачак. Очышлар атнасына өч тапкыр башкарылачак. Бу хакта һава аланының матбугат хезмәте хәбәр итә. Пассажирлар Embraer E-190 лайнерында сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә оча алачак. «Самолетлар 110 кешене сыйдыра ала», — диделәр матбугат хезмәтендә. Covid-19 коронавирусын кисәтү өчен һава суднолары, аерым алганда урындыклар, өстәлләр һәм йөк киштәләре даими рәвештә дезинфекцияләнәчәк. Бортта ризык әзерләгәндә санитар-эпидемиология нормаларын үтәү контрольдә тотылачак.