«Звезда Поволжья» газетасы мөхәррире вафат булу сәбәпле, журналистлар кайгы уртаклаша
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Журналистлар берлеге һәм «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы «Звезда Поволжья» газетасын гамәлгә куючы, аның мөхәррире Рәшит Әхмәтов вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.
Әхмәтов Рәшит Рәкыйп улы 1954 елның 12 гыйнварында Түбән Новгород өлкәсенең Арзамас-16 (хәзерге — Саров) шәһәрендә туа. Казан авиация университетын тәмамлый, Казан химия-технология институтында һәм Казан дәүләт университетының социология лабораториясендә эшли.
1991 елда Россия Президентына кандидат булган Борис Ельцинның ышанычлы заты булды. 1990-1995 елларда Казан шәһәр Советына депутат булып сайланды. Татарстан Журналистлар берлеге премиясе лауреаты.
«Сүз остасының вакытсыз үлеме — аның туганнары һәм хезмәттәшләре, укучылары һәм аның белән таныш булган һәркем өчен бик зур югалту. Рәшит Рәкыйп улының якты истәлеге һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булачак», — диелә кайгынамәдә.
Журналист белән хушлашу иртәгә, 14 октябрьдә, Декабристлар урамы, 2 нче йортта булачак. Озату мәрасиме иртәнге унда башлана.