Рөстәм Миңнеханов «Восход» җитәкчелеге белән мәгълүматлаштыру турында сөйләште
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Восход» фәнни-тикшеренү институты җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мәгълүматлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек һәм бердәм дәүләт платформасын гамәлгә ашырганда хәл ителә торган мәсьәләләр каралды», — диелә хәбәрдә.
«Восход» фәнни-тикшеренү институты — мәгълүмат технологияләре өлкәсендә дәүләтнең мультисервислы партнеры, ул хакимият органнары өчен инновацион ИТ-карарлар ясый, дәүләт белән җәмгыять арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекнең яңа форматларын кертә һәм үстерә.