Белгеч хатын-кыз һәм ирләрнең коронавируска каршы вакцинага реакциясе хакында сөйләде
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Хатын-кызлар һәм ир-атларның коронавируска каршы вакцинага реакциясе бертөрле булса да, статистик яктан дөрес мәгълүматны теркәүдән соңгы сынаулар тәмамлангач кына беләчәкбез. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Н.Ф.Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән хәбәр итә. Аның сүзләренчә, ул ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында реакцияләрдәге аерманы әлегә сизмәгән. «40 мең кешегә прививка ясаганнан соң статистик яктан аерма бәлки ачыкланыр да, әмма әлегә моны сизеп булмый», - диде Гинцбург. Гамалея исемендәге үзәк тарафыннан Россия туры инвестицияләр фонды белән берлектә ясалган вакцинаны Сәламәтлек саклау министрлыгы август урталарында теркәде. Коронавирус инфекциясен кисәтү өчен дөньядагы беренче препаратны «Спутник V» дип атадылар. Вакцинация схемасы өч атналык ара белән ике прививка ясауны күздә тота. 7 сентябрьдә Мәскәүдә вакцинаны теркәгәннән соң клиник тикшеренүләр башланды. Анда барлыгы 40 мең кеше катнаша, аларның 10 меңеннән плацебо алачаклар.