Владимир Путин оныкларыннан алган бүләкләр хакында сөйләде
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин һәрвакытта да туган көне уңаеннан иң якын кешеләреннән котлаулар көтә. «Россия-1» телеканалы эфирында ул шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Әгәр алар минем белән бергә туган көнемне каршы алмый икән, һичшиксез шалтыратачакларын, үзләрен ничектер күрсәтәчәкләрен беләм», - диде Президент. Аңа өлкән туганнары гына түгел, буй җиткергән оныклары да бүләкләр тапшыра. «Әйе, вак-төяк әйберләр дә була. Кул эшләре, рәсемнәр, гап-гади котлаулар», - диде Путин. Җиденче октябрьдә Президентка 68 яшь тулды.