Буаның көрәшче кызлары Татарстан беренчелеге призеры булды
(Буа, 11 октябрь, «Татар-информ», « Байрак »). Буа шәһәренең «Батыр» спорт мәктәбендә тренер Альбина Вәлиуллина кул астында шөгыльләнүче кызлар Татарстан беренчелеге призеры булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Теләчедә билбаулы көрәш буенча узган. Беренчелектә 63 килограммлы авырлык үлчәвендә Азалия Таҗиева беренче, Сөмбел Гомәрова өченче урын алды.