Биектау станциясендә Виктор Егоров хөрмәтенә мемориаль такта ачтылар
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Биектау станциясендә Яшел урамында Виктор Егоров хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Аны ул яшәгән йорт диварына урнаштырдылар. Виктор Егоров - ТАССРның һәм Россиянең атказанган зоотехнигы, РСФСР авыл хуҗалыгының социалистик ярышлары отличнигы. Бу турыда «Высокогорские вести» газетасы яза. Чара элеккеге хезмәттәшләре һәм көрәштәшләре, ветераннар һәм дуслары катнашында узды. Тантаналы чарадан соң кунаклар Виктор Никифоровичны искә алу өчен Биектау музеена юнәлде. Виктор Егоров 1932 елның 19 февралендә хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Сугыш елы балалары кебек үк, хезмәт эшчәнлеген кечкенәдән башлаган. 1944-1945 елларда Ленин исемендәге колхозда эшли. 1951 елда ун классны тәмамлый, аннары Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә һәм «галим-зоотехник» белгечлеге ала. Хезмәт эшчәнлеген баш зоотехник башлаган, ә 1971 елда партиянең Биектау райкомының икенче секретаре итеп сайланган. Биектау районы ел саен авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә һәм әзерләүдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән, шуның өчен күп тапкырлар ТАССР, РСФСР һәм СССРның мактаулы бүләкләре алган.