Татарстанда явым-төшем көтелми
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә һава температурасы +2...+7 градус, көндез +13...+18 градус булачак.