Дмитрий Песков коронавирус белән авыручылар саны арту турында фикерен әйтте
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус белән авыручылар саны артса, яңа чаралар кирәк булуы ихтимал. Бу хакта Россия Федерациясе Президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков әйтте.
«Төгәл ниндиләрен икәнен хәзер әйтә алмыйм», — диде Песков.
Үткән тәүлек эчендә Россиядә 12 126 яңа очрак теркәлгән. Бу май аендагы үсештән дә күбрәк. Гомуми сан 1 272 238 кешегә кадәр җитте, 22 меңнән артык кеше үлде. Миллионнан артык авыручы терелде.
Моңа кадәр, «Татар-информ» алдагы 2-3 атнада коронавирус очраклары тәүлек саен артачак, аннан соң хәл нормальләшергә тиеш, дип хәбәр итте.