Башкортстанда драматурглар өчен россиякүләм семинар оештыралар
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Драматургия һәм режиссура үзәге драматургия семинарына гаризалар кабул итә. Семинар быел ноябрь–декабрь айларында Уфада узачак. Семинарга Россиядә яшәүче драматургларның һәм авторларның эшләре кабул ителә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Семинарда драматурглар, театр белгечләре, режиссерлар пьесалар буенча фикер алыша. Авторлар аралаша, ә режиссерлар пьесалар нигезендә булачак спектакльләрнең эскизларын ясый ала. Анда шулай ук мастер-класслар һәм күрсәтүләр сериясен үткәрү планлаштырыла.
«Россия территориясендә яшәүче драматургларның һәм авторларның пьесалары кабул ителә. Пьесаның актуальлеге сайлап алуның төп критерие булачак. Жанрына карамастан, текст бүгенге тамашачыга һәм вакытка җавап бирергә тиеш», — дип хәбәр иткән семинарны оештыручы Алия Яхина.
Пьесаны «семинар 2020» билгесе белән dramaturgiya@inbox.ru почтасына, cdrrb.ru сайтына гариза итеп яки группага 2020 елның 15 октябренә кадәр җибәрергә була.