Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Буадагы бер хуҗалыкта меңнән артык каз һәм үрдәкне яндырганнар — «Шәһри Казан»

0

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», « Шәһри Казан », Дилбәр Гарифуллина). Буа районының Карлы авылында фермер Мөдәррис Хәйруллов хуҗалыгында кош гриппы ачыкланган. Меңнән артык каз һәм үрдәген яндырырга туры килгән.

Фермер җәй башында мең дә туксан дүрт баш каз бибие алып үстергән. 27 сентябрьдә Чувашиядән 126 үрдәк тә сатып ала. Берничә көннән үрдәкләре үлә, соңрак казлары да кырыла башлый. Шуннан фермер ветеринарларга мөрәҗәгать итә. Буа ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Әхмәтов «ШК» га хәбәр иткәнчә, 21 көнгә карантин игълан ителгән. Башка хуҗалыклардагы кош-кортлар да контрольдә тотыла.

Бу күңелсез хәл Чувашиядән китерелгән үрдәкләрнең ветеринария белешмәсе булмавы аркасында килеп чыкты. 45 көнлек үрдәкләр чирле булган. Шуннан авыру казларга да күчкән. Ветеринария белешмәсе булган очракта да Мөдәррис Хәйруллов аларны ике атна карантинда тотарга тиеш иде, ә ул башта ук аларны казлар янына җибәргән. Анализлар каз-үрдәкләрдә кош гриппы булуын күрсәтте. Башта үрдәкләрне үзе генә дәвалап караган, әмма бу күпкә җитди булып чыкты. Барлык кош-кортларны да укол кадап йоклаттык та яндырдык. Кошлар торган утарны дезинфекцияләдек. 15 см тирәнлектәге җирен кырдырып алдык, шул участокка сүндерелмәгән известь сибәчәкбез, — дип сөйләде ул безгә.

Авыл халкына кош-кортларын урамга чыгармаска, ябык бинада тотарга кушылган. Кошлары үлә калса, шунда ук ветеринарларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегездә булса, моннан өч ел элек Лаеш кошчылык комплексында тавыкларда кош гриппы таралган иде. Аның аркасында 400 меңнән артык тавыкны яндырдылар. 2018 елда да кош гриппы буенча Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында карантин игълан ителде.

Кош гриппын булдырмый калу өчен:

ветеринар-озату документларыннан башка кош-корт сатып алмаска;

аны ике атна көн аерым тотарга;

кош-корт алганда сатучыдан документларын таләп итегез. Аның каян китерелгән, нинди вакциналар ясалган, нинди ветеринария эшкәртү процесслары узганлыгы белән кызыксыныгыз;

Кош гриппының беренче билгеләре :

йокымсырау,

кикрикләр зәңгәрләнү,

кош-кортның йөреше үзгәрү,

эче китү,

температурасы күтәрелү һәм гырылдый башлау.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net